Марат Әхмәтов аграрчыларны үсемлекләрне саклау эшләрен үткәрергә өндәде

2019 елның 1 июне, шимбә

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов терлек азыгы культураларын һәм үсемлекләрне саклау чаралары турында хәбәр итте. 

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.   

Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, ике ай ярымнан уҗым чәчү вакыты җитә. Ул ассызыклаганча, уҗымнар уңышы сидератларга бәйле. Быел сидераль пар файдаланган кырларда бер гектар уҗым да үлмәде. Сидератлар чәчелмәгән кырлар чиста калырга тиеш. Бүгенге көнгә республикада парга чәчелгән кырлар 330 мең гектар, чиста кырлар - 267 мең гектар. 

Күп еллык үләннәр мәйданы - 490 мең гектар. Печән һәм сенаж 470 мең гектар тәшкил итә. "Аларны җыю эшләрен азыкның туклыклыгы иң күп чакта ике атнада башкарырга кирәк. Һава торышы бик әйбәт була дип фаразлана һәм шуны дөрес файдаланырга кирәк", - диде Марат Әхмәтов. 

Хәзер үләннәрне саклау чараларын үткәрү вакыты җитте. 290 мең чәчүлекләрдә бу эшне һәм коркычлардан саклау эшләрен башкарырга кирәк, 206 мең гектарда - авырулардан сакалу эшләрен, 734 мең гектарда - утаулардан саклау эшләрен башкарырга кирәк. 

Бүгенге көнгә Татарстанда 80 гә якын эремәләр үзәкләре бар һәм күпчелек районнарда төзү эшләре дәвам итә. Әмма әлегә кадәр 17 районда бер генә дә эремәләр ясау үзәкләре юк. "Су сыйфаты аркасында гына  1 млрд. сумга кадәр югалтулар булырга мөмкин. Бу җилгә сипкән акча була ала. Шуңа күрә бу эшкә район башлыкларына да кушылырга өндибез", - диде министр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International