Алексей Песошин республиканың иң яхшы социаль хезмәткәрләрен бүләкләде

2019 елның 14 июне, җомга

Бүген “Корстон” комплексында  “Социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең иң яхшы хезмәткәре” исеменә Бөтенроссия конкурсы республика этабына йомгак ясалды. Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүләкләде.

“Мин сезне һөнәри бәйрәмегез, Социаль хезмәткәрләр көне белән котлыйм. Татарстан социаль хезмәте һәрвакыт хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгы, компетентлыгы һәм нәтиҗәлелеге, югары сыйфат һәм эшчәнлек нәтиҗәлелеге, тармак ветераннары тарафыннан салынган традицияләр белән аерылып тора”, - диде Алексей Песошин.

Ул социаль яклау системасы җәмгыятьнең социаль-икътисади торышының әйдәп баручы индикаторы булып тора, дип өстәде. Тармак актив үсештә. “Демография” һәм “Сәламәтлек саклау” илкүләм проектлары үсешенә зур этәргеч бирә. Аның кысаларында принципиаль яңа учреждениеләр төзелә, яңа технологияләр үзләштерелә һәм гамәлгә кертелә, халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү спектры киңәя.

“Сез ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә хезмәт күрсәтү кебек изге миссияне үз өстегезгә алдыгыз. Республика халкының социаль хәле сезнең көндәлек хезмәтегезгә бәйле. Сезгә фидакарь хезмәтегез, игелекле булуыгыз, кешеләрне яратуыгыз өчен  чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Мин сезгә киләчәктә дә эшегездә уңышлар, иҗади идеяләр һәм сәламәтлек телим”,- дип билгеләде ТР Премьер-министры.

Алексей Песошин Минзәлә картлар йорты хезмәткәре Татьяна Гурьяновага “Фидакарь хезмәт өчен” медале һәм “Татарстан Республикасының атказанган социаль яклау хезмәткәре”  мактаулы исеме бирелү турында таныклык тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International