БДИ-2019 нәтиҗәләре: Татарстанда дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре уртача Россия күрсәткечләреннән югары

2019 елның 16 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасында  дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләр уртача Россия күрсәткечләреннән югары, моны БДИ-2019 нәтиҗәләре күрсәтә.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстан вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов белдерде.

Быел 16330 чыгарылыш укучысы төп чорда дәүләт йомгаклау аттестациясе аша узган. БДИны 15976 укучы тапшырган (2018 елда – 15930), шуларның 150се сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар. Дәүләт чыгарылыш имтиханын 354 укучы тапшырган.

БДИ уздыруның төп чорында 181 чыгарылыш укучысы 100 балл җыйган. Өч предмет буенча 100 баллны бер укучы алган, берәр предметтан 100 баллны 170 кеше алган. Ике предметтан 100 баллны 10 укучы җыйган. Резерв көннәрен дә исәпкә алып, быел укуны тәмамлаучы 193 укучы 100 баллы нәтиҗәгә ия булган. 2018 елга караганда, 100 балл алучылар бергә арткан – 192 дән 193кә җиткән.

КФУ каршындагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе укучысы Рамил Баһавиев БДИ нәтиҗәләре буенча 399 балл җыйган. Ул рус теле, информатика, физиканы 100 баллга, математиканы 99 баллга тапшырган. 11 ел буе татар телендә белем алган.

2017 елда өч укучы өч предметтан 300 балл алган, 2018 елда андый укучылар булмаган.

Тугызынчы сыйныфны тәмамлаган - 1400 кеше, унберенче сыйныфны тәмамлаган 19 укучы татар теленнән белемен сынаган.Татарстан вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов татар теленнән имтихан тапшыручылар киләчәктә үз һөнәрен филология белән бәйләргә теләүчеләр булганын билгеләде.

2018 елда исә 9 нчы сыйныфтан соң 1275 укучы ирекле имтихан буларак татар теле һәм әдәбиятын сайлаган. 11 нче сыйныфтан соң татар теленнән Бердәм республика имтиханын барлыгы 24 укучы биргән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International