Алексей Песошин Казахстанның Казандагы генераль консулы Жанболат Мурзалин белән очрашты

2019 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Казахстан Республикасының Казандагы генераль консулы Жанболат Мурзалин белән очрашты.

Исегезгә төшерәбез, Жанболат Мурзалин Генераль консул вазифасына 2019 елның июлендә кереште. Аңа кадәр Генераль консул вазифасын Еркин Тукумов башкарган иде.

Очрашуда Россия-Казахстан элемтәләрен ныгытуга юнәлгән Татарстан һәм Казахстан арасындагы хезмәттәшлекне төрле яклап үстерү турында фикер алыштылар.

Аерым алганда, Алексей Песошин Казахстан Республикасы Премьер-министры Әскәр Маминга һөнәри осталык буенча 45нче WorldSkills дөнья чемпионатында катнашкан өчен рәхмәт белдерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International