Рөстәм Нигъмәтуллин Казан хәрби Суворов училищесына 75 ел тулу уңаеннан тантаналы чарада катнашты

2019 елның 6 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин бүген Казан хәрби Суворов училищесына 75 ел тулу уңаеннан тантаналы чарада катнашты.

Казан хәрби Суворов училищесы оркестры кунакларны бәйрәм музыкасы белән каршы алды.

Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт флагларын, училище Байрагын һәм Казан хәрби Суворов училищесының Беренче Байрагын чыгардылар.

Рөстәм Нигъмәтуллин тантанада катнашучыларга ТР Премьер-министры Алексей Песошин исеменнән сәламләү сүзләрен укыды.

Татарстан Республикасы җитәкчелеге исеменнән ул укытучылар составын, курсантларны һәм училищены тәмамлаучыларны Казан хәрби Суворов училищесына 75 ел тулу белән котлады.

Суворов училищесы меңләгән яшьләргә тормышка юллама бирде, батырларча Ватанны саклаучыларны, полководецлар һәм галимнәрне тәрбияләде. Училищены тәмамлаучыларның 10сы Советлар Союзы Герое һәм Россия Герое исеменә лаек булды, 50 дән артыгына генерал исеме бирелде.

Тантаналы чара барышында бүләкләр тапшырылды – бүләкләр РФ Президенты Указлары, РФ Оборона министры приказлары, Коры җир гаскәрләре башкомандующие приказы, Татарстан Республикасы Указы белән тапшырылды.

Тантана суворовчылар үзләре әзерләгән концерт номерлары, шулай ук Үзәк хәрби округның җыр һәм бию ансамбле, “Сәйдәш” бию театры чыгышлары белән тәмамланды.

Бу чарада ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР буенча баш федераль инспектор Ринат Тимерҗанов катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International