Алексей Песошин Россия Президентының Идел буе Федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышына әзерлек буенча эшче төркем утырышында катнашты.

2019 елның 10 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Россия Президентының Идел буе Федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышына әзерлек буенча эшче төркем утырышында катнашты.

Утырыш “Идел буе Федераль округындагы төбәкләрдә эчке һәм тышкы туризмны үстерү” мәсьәләләре буенча Совет утырышына әзерлеккә багышланган иде.

Бу чара Идел буе Федераль округындагы төбәкләр белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Утырышны Россия Президентының Идел буе Федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Алексей Кузьмицкий уздырды.

Алексей Песошин кыскача, Россия Президентының Идел буе Федераль округы тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Советның беренче эшче төркем утырышына әзерлек барышында, Идел буе округы төбәкләрендә эчке һәм тышкы туризмны үстерү мәсьәләләре буенча, Татарстан тарафыннан мәгълүмати-аналитик материаллар формалаштыру өчен доклад стрктурасы буенча тәкъдимнәр һәм сораулар эшләнгәнлеге турында сөйләде.

Утырыш барышында эшче төркем әгъзалары федераль законнарга үзгәрешләр кертүгә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Беренче чиратта ул кулланучылар хокукларын яклау, хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту һәм уңайлы инвестиция мохитен тудыруга карый.

Моннан тыш, Идел буе Федераль округы төбәкләрендә туризмның перспективалы төрләрен үстерү һәм туристик индустриядә кадрларның квалификациясен күтәрү кирәклеге әйтелде.

“Идел буе Федераль округындагы төбәкләрдә  эчке һәм тышкы туризмны үстерү” мәсьәләләре буенча Идел буе Федераль округы тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышын  быел 4 октябрьдә Болгар шәһәрендә уздыру планлаштырыла. Совет утырышы алдыннан ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объекты булган Бөек Болгар – тарихи-археологик комплексын карау планлаштырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International