Татарстанда 2020 елда илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында 114 км юл төзекләндереләчәк

2019 елның 12 ноябре, сишәмбе

Татарстанда 2020 елда “Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары” илкүләм проекты буенча 114 км юл төзекләндереләчәк.  

Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин сөйләде.

Ул быел барлыгы 496 км юл төзекләндерелгәнен әйтте, шуның 191 км – федераль юллар. М-7 “Волга” трассасының Чувашия чигеннән Казан-Ульяновск юлына кадәр участогын төзекләндерү башланган. “Волго-Вятскуправтодор” оешмасы Казан аэропортына килү юлын төзекләндерүне проектлау эшенә керешкән.

Төбәк юлларында 93,9 км автомобиль юлы, 2 юлүткәргеч, 11 күпер төзелгән һәм үзгәртеп яңартылган. 196,8 км юл, 6 күпер төзекләндерелгән. 22 торак пунктка 69,6 км озынлыкта юллар төзелгән.

"Илкүләм проект максаты – шәһәр агломерацияләре өлешен арттыру. 2024 елга 85 процентка җитәргә тиешбез, шулай ук, аварияләр күп теркәлә торган урыннарны 50 процентка киметү бурычы тора. Илкүләм проект Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама агломерацияләрендә гамәлгә ашырыла", - диде Артем Чукин.

Мидхәт Булатов урамыннан Техника урамына кадәр участокта Зур Казан боҗрасы төзү проектына Россия Федерациясе бюджетыннан 1 млрд сум акча бүлеп биреләчәк.

“Бу зур проектка бюджетара трансфертлар алынды. 350 млн сумны без алган идек инде. 8 ноябрь көнне Россия Федерациясе бюджетыннан тагын 650 млн сум бүлеп бирү турында карар имзаланды. Шушы зур проект өчен РФ бюджетыннан барлыгы 1 млрд сум акча бүлеп биреләчәк”, - диде Артем Чукин.

2020 елда “Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары” илкүләм проекты кысаларында, 114 км озынлыкта төбәк юлларын төзекләндерү ниятләнә. Казанда Җиңү Проспектын Завойский урамыннан 3 нче транспорт дамбасына кадәр, Рихард Зорге урамын Даурия урамыннан Бертуган Касыймовлар урамына кадәр участокта төзекләндерү эшләре башкарылачак. Болотников, Фрунзе, Тецевская урамнары юлларында ремонт үткәреләчәк.

Чаллыда Машина төзүчеләр урамын Хәсән Туфан проспектыннан Яшьлек проспектына кадәр, Раскольников урамын Халыклар дуслыгы проспектыннан Хәсән Туфан проспектына кадәр һәм Залесный проспекты юлларын төзекләндерү ниятләнә.

Түбән Камада Корабельная урамы белән киселешкә кадәр Тынычлык проспекты юлын төзү, Бакый Урманче урамыннан Менделеев урамына кадәр Шинников проспектында ремонт уздыру күздә тотыла.

Юл эшләре программасы проекты буенча 2020 елда 60 км га якын юл төзелеше һәм реконструкциясе, 200 км юл төзекләндерү, җирле юлларда асфальт бетон өслекне ремонтлау, вак-таш-ком җәеп, урамнарны норматив хәлгә китерү, фермаларга, бакчачылык ширкәтләренә юллар төзелеше ниятләнә.

“Без “Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары” илкүләм проектын гамәлгә ашырабыз. 2018 ел нәтиҗәләре буенча, юл һәлакәтләре күп теркәлә торган 128 урын булса, быел ул 113 кә калган. Авариялелек күрсәткечен киметү максатыннан, тагын өстәмә потенципаль куркыныч урыннарны карау буенча карар кабул ителгән. Бүген ун айда статистика түбәндәгечә: юл һәлакәтләре күп була торган 23 урын ачыкланды, берсе федераль, берсе төбәк юлларда”, - диде Артем Чукин.

“18 районда 104 ясалма тигезсезлек булдырылган, 14 районда 84 участокта 14,65 км металл киртә корылган, 22 районда 31 участокта 90,4 км озынлыкта автомобиль юлларын яктырту буенча эшләр башкарылган”, - диде министр урынбасары.

Ул укучылар өй белән мәктәп арасында күп йөри торган урыннарда муниципаль юл фондлары хисабына юл иминлеген арттыру буенча чаралар гамәлгә ашырылганын әйтте. Бу 94 мәктәпкә юлларны норматив хәлгә китерергә мөмкинлек биргән, мәктәпләр янында җәяүлеләр өчен 118 юл кичү урыны булдырылган.

Быел Татарстанда 740 йорт ишегалдында ремонт эшләре башкарылган. Шулай ук, Артем Чукин сүзләренчә, 200 мең кеше яшәүче 826 күп фатирлы йорт ишегалды территориясе ямьләндерелгән.

“Йорт ишегалларын төзекләндерү программасы тагын өч ел дәвам итәчәк. Өч ел эчендә барлык торак пунктлар ишегалларында ремонт эшләре башкару көтелә”, – диде Артем Чукин.

“Безнең ишегалды” республика программасы 2020 елда старт ала.

Торак пунктларда 400 урам норматив хәлгә китерелгән. Барлыгы 200 км озынлыкта вак таш-ком катнашмасы түшәлгән. 330 урамда юлларның асфальт-бетон өслеге төзекләндерелгән.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International