Рөстәм Миңнеханов яңа Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрын тәкъдим итте

2020 елның 25 гыйнвары, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрын тәкъдим итте.  

Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы итеп Фәрит Мөдәррис улы Хәнифов билгеләп куелды, моңарчы ул Татарстан Республикасы «Главгосэкспертиза России» ФАУның Казан филиалын җитәкләгән.

Искәртәбез, 2010 елдан бирле Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгын җитәкләгән Ирек Фәйзуллин Россия Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары итеп билгеләнде.   

Рөстәм Миңнеханов Ирек Фәйзуллинга эше өчен рәхмәт белдерде. «Сезнең тәҗрибәгез гаять зур, Сез – югары дәрәҗәдәге белгеч, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Без Сезгә Татарстанда башкарган эшләрегез өчен рәхмәт белдерәбез. Ышанам, Сез илебез өчен күп нәрсәләр башкарырсыз. Бүген илебез Президенты Владимир Путин җитди бурычлар куя, бу бурычларны хәл итү өчен профессионаллар кирәк. Без сезгә ышанычлы эшләвегезне телибез».

Ирек Фәйзуллинга Татарстан Республикасы дәүләт бүләге – «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены да тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International