Татарстан Премьер-министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин Лениногорск районында булды.
Ул анда Лениногорск политехника көллияте эшчәнлеге белән танышты, “Остаханәләрне WorldSkills халыкара стандартларга туры китереп җиһазлау” федераль гранты хисабына җиһазландырылган остаханәләрне карады.
Алга таба Рөстәм Нигъмәтуллин Лениногорск район Советы утырышында катнашты. Утырыш Лениногорск районының 2019 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә һәм 2020 елга куелган бурычларга багышланган иде.
Бу чара Мәдәният йортында узды. Холлда Лениногорск районының сәнәгать предприятиеләре һәм авыл хуҗалыгы оешмалары күргәзмәсе оештырылган иде.
“Бүген без район Советларының отчет сессияләрен башлап җибәрәбез. Лениногорск районы тарихка Татарстанда нефть промыселына нигез салган район буларак керде һәм бүген дә республикада нефть чыгаручы төп үзәкләрнең берсе булып кала”, - диде Рөстәм Нигъмәтуллин.
Районның шәһәр төзүче предприятиеләре – “Лениногорск-нефть” НГДУ, “Татнефть – Лениногорск Ремсервис” ҖЧҖ, “Татнефть – ЛУТР” ҖЧҖ, “Геотех” АҖ, “Охтин – Ойл” ЯАҖ, “Татбурнефть ЛН” ҖЧҖ район продукциясенең 60%ын бирә.
Лениногорск районы республиканың барлык сәнәгать продукциясенең 3,5% ын җитештерә. Муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисади үсеш рейтингында ел нәтиҗәләре буенча район 12 урында. Республика муниципалитетлары арасында үзе җитештергән товарны җибәрү күләме буенча 11 урынны били, хезмәт хакы буенча 8 урында.
Узган елда Лениногорск районы авыл хуҗалыгы тулай продукциясе күләмен 8%ка киметте. Терлекчелек өлкәсендә хәлләр әлегә әйбәт түгел.
Илкүләм проектлар кысаларында Лениногорск районында зур күләмдә эшләр башкарылган, ул 23 максатчан программада катнашкан.
2020 елда Лениногорск районында 36 ишек алдын төзекләндерү планлаштырыла.