Алексей Песошин: Лаеш районы – республиканың иң уңышлы үсеш алган муниципалитетларының берсе

2020 елның 19 феврале, чәршәмбе

Лаеш районы – республиканың иң уңышлы үсеш алган муниципалитетларының берсе. 2019 ел нәтиҗәләре буенча социаль-икътисади үсеш рейтингында район 3 урында. Бу хакта ТР Премьер-министры Алексей Песошин Лаеш районы Советының йомгаклау сессиясендә хәбәр итте. Утырышта Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Илдүс Зарипов һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов катнашты.

Сессия башланыр алдыннан ТР Хөкүмәте рәисе район предприятиеләре продукциясе күргәзмәсе белән танышты.

Илдүс Зарипов үзенең хисап докладында хәбәр иткәнчә, тулай территориаль продукт күләме 2019 елда 29,1 млрд сум тәшкил иткән, үсеш – 10,2%. Район предприятиеләре тарафыннан 33,4 млрд сумга продукция җибәрелгән, үсеш – 12,1%. Сәнәгать җитештерүе индексы район предприятиеләре буенча 121,3% тәшкил итә. Ваклап сату сәүдә әйләнеше 2019 ел өчен 3,8 млрд сум дәрәҗәсендә планлаштырыла.

Хисап чорында районның консолидацияләнгән бюджетына 660 млн сум табыш кергән. Республика һәм федераль акчалар исәбе белән табышның гомуми күләме 1 млрд 169 млн сум тәшкил итә.

Лаеш районында уртача айлык хезмәт хакы буенча да иң яхшы нәтиҗә  - 51 мең сум.

Районның аграр комплексы ел нәтиҗәләре буенча уңай динамика күрсәтә, республика АСК рейтингында район 5 урында.

“Торак төзелеше өлкәсендә Лаеш районы лидерлар арасында. Узган елда 115 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылды, бу өлкәдә район икенче урында. 2020 елда 160 мең кв. метр торак тапшыру планлаштырыла. Торак төзелеш вакытында социаль инфраструктура үсеше турында да онытырга ярамый”, - дип белдерде Алексей Песошин.

“Безнең ишегалды” проекты буенча Лаеш районында 45 ишегалдын төзекләндерү планлаштырыла.

Утырыш азагында Алексей Песошин ТР Дәүләт бүләкләрен тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International