ТР Президенты: “Футбол буенча дөнья чемпионаты Россиядә узар дип ышанабыз”

2010 елның 18 августы, чәршәмбе

Әгәр Россия турнир үткәрү урыны итеп сайланса, 2018 елда Казан футбол буенча дөнья чемпионаты матчларын кабул итәргә әзер. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика башкаласына Халыкара футбол ассоциациясе федерациясе – ФИФА комиссиясе визиты вакытында белдерде.

Футбол федерациясе президенты Чили Гарольд Майне Николс җитәкчелегендәге комиссия Санкт-Петербург һәм Мәскәүне тикшереп, бүген Казанга килде. Кунаклар 2013 елгы Универсиадага төзелә торган футбол стадионы төзелеш мәйданын, шулай ук яңа футбол кыры ачылган “Олим” спорт комплексын карады. Казан ратушасында Казанны футбол буенча дөнья чемпионаты матчларын үткәрүгә шәһәр-кандидат буларак тәкъдим итү узды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, соңгы елларда Казан Россия спорт үзәгенә әйләнде.”Бездә күп кенә зур халыкара ярышлар һәм турнирлар уза, яңа спорт корылмалары төзелә. 2013 елда Казанда Универсиада уздырырга карар итү Татарстан уңышларына дәлил булып тора”, - дип билгеләп үтте Р.Миңнеханов.

Республика башлыгы сүзләренчә, Татарстан җитәкчелеге Казанның Россия шәһәрләре арасында 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионатында катнашуын зур дәрәрҗә дип саный. “Татарстан дөнья чемпионатында катншучыларны һәм кунакларны күнегүләр һәм ял өчен барлык кирәк-ярак белән тәэмин итәргә әзер, - дип ышапндырды Татарстан Президенты ФИФА делегациясен.

Ябык тәкъдим итү тәмамлагач, Рөстәм Миңнеханов һәм Россия спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко журналистларның сорауларына җавап бирде.

Р.Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Универсиадага әзерлек кысаларында спорт объектларына карата кабул ителгән карарлар Казанны футбол буенча дөнья чемпионатына әзерләүгә кагылышлы мәсьәләләрне хәл итә.

“Бүген Казанның футбол буенча дөнья чемпионатына әзер булуына бернинди дә шик юк, - дип ышандыра Татарстан Президенты. – Безнең алда элеккечә үк транспорт инфраструктурасын үстерү бурычы тора – концепция Россия Хөкүмәте тарафыннан расланган диярлек. Футбол буенча дөнья чемпионаты Россиядә узар дип ышанабыз”.

Россия спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко үз чиратында, федераль үзәк Казан ФИФА таләпләренә тулысынча туры килсен өчен инфраструктура проектларын гамәлгә куюда булышырга әзер икәнлеген әйтте. “Беренчедән, төп объект – футбол стадионы төзелешен тәмамларга, шулай ук шактый мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк”, - дип ассызыклады Виталий Мутко.

Министр сүзләренчә, федераль үзәк Казанга аэропортны төзекләндерүдә ярдәм итәчәк, очыш полосасы төзелеше һәм куркынычсызлык белән бәйле барлык нәрсәләр бюджеттан финансланачак. Татарстан башкаласына быел гамәлгә куела торган эчке һәм тышкы туристлыкны үстерү буенча федераль максатчан программа буенча ярдәм күрсәтелергә мөмкин.

“Әлбәттә, транспорт инфраструктурасын үстерергә кирәк. Метроны төзеп бетерү һәм тизйөрешле трамвай сатып алу зарур. Бу проеткларны гамәлгә куюда федераль үзәк ярдәм итсә әйбәт булыр иде дип уйлыйм. Шулай итеп, Казан дөнья чемпионатын үткәрү өчен барлык таләпләргә дә тулысынча туры килер иде”, - диде Виталий Мутко.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International