Минтимер Шәймиев Федерация Советында Татарстан Республикасы вәкилләре булган сенаторларны Яровая-Озеров закон проектлары пакетын "раслаудан тыелырга" өндәде

2016 елның 28 июне, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Дәүләт Советы утырышында Федерация Советында Татарстан Республикасыннан вәкилләр булган сенаторларны Яровая-Озеров закон проектлары пакетын "раслаудан тыелырга" өндәде.

РФ ФҖ Дәүләт Думасының Куркынычсызлык комитеты Рәисе Ирина Яровая һәм РФ ФҖ Федерация Советының Куркынычсызлык һәм оборона комитеты башлыгы Виктор Озеров керткән террорчылыкка каршы законнар пакеты 24 июнь көнне икенче һәм өченче укылышта кабул ителде. Федерация Советы әгъзалары аны иртәгә карамакчы. 

"Әлбәттә, булган законнар һәм төзәтмәләрнең принципиаль пунктлары белән риза булмаска мөмкин түгел, ләкин шул ук вакытта сораулар күп", - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев. Ул билгеләгәнчә, законнар пакеты кабул ителгән, әмма Дәүләт Думасының 147 депутаты каршы тавыш биргән. "Һәм хәзер дингә ышанучылардан, төрле конфессияләр вәкилләреннән мөрәҗәгатьләр күп килә, закон проекты ашыгыч кабул ителде", - диде ТР Дәүләт Киңәшчесе, закон проектлары җәмгыятьтә каршылыклы тәэсир уятты. 

Әйтик, миссионер эшчәнлеге белән хәзер бары теркәлгән оешмалар һәм төркемнәр шөгыльләнә ала. Дини йолалар турында сүз бара. Шул ук вакытта махсус каралган урыннардан тыш теләсә нинди миссионерлык эшен алып бару тыела. Хокук бозучыларга 1 млн. сумга кадәр штраф салына ала. "Кайсыдыр конфессияләргә бу ярый, ә ничек итеп бүген, мисал өчен,өйдә ифтар үткәрергә? Догасыз булмый ул", - дип сорау бирде депутатларга Минтимер Шәймиев. Никах, намаз һәм җеназа чыгу кебек мөселман йолаларына да бу карый. Болар барысын да мөселман кешесе өендә үткәрә. 

"Мин ни тәкъдим итер идем? Иртәгә закон Федерация Советында каралачак. Мин Федерация Советындагы Татарстан Республикасы вәкилләренә раслаудан тыелу тәкъдиме белән чыгыш ясарга йөкләүне сорар идем, - дип белдерде Минтимер Шәймиев. - Бу законнан баш тартырга кирәк дигән сүз түгел, бары кайбер кагыйдәләрен аныкларга һәм сенаторларга бу мәсьәлә буенча фикерне җиткерергә кирәк, ә закон проектларын карауга көз көне Дәүләт Думасының яңа составы белән кире кайтырыга". 

Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин Минтимер Шәймиев фикерен хуплады, һәм бүген Дәүләт Советы депутатлары төзәтмәләрен, иртәгә Россия парламентының югары палатасында карау өчен, Федерация Советында Татарстан Республикасы вәкилләре Илдус Әхмәтҗанов һәм Олег Морозовка җибәрүләре турында хәбәр итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International