Илдар Халиков “Татфондбанк” ГАҖ директорлар советы утырышын уздырды

2016 елның 27 июле, чәршәмбе

Бүген Иннополис шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Татфондбанк” ГАҖ директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Утырыш барышында 2016-2018 елларга банкның үсеш стратегияләренең гамәлгә ашырылуы турындагы мәсьәлә каралды. Аерым алганда, Директорлар советы әгъзаларына банкның үз капиталы күләмен арттыру буенча уздырылган чаралар хакында мәгълүмат җиткерелде.

ИлдарХаликов уздырылган чараларның мөһимлеген билгеләде. “Әлбәттә, уздырылган чаралар банкның киләчәктәге үсешенә уңай йогынты ясаячак һәм аның мөмкинлекләрен киңәйтәчәк. Республика икътисады өчен Татфондбанкның кече эшмәкәрлеккә һәм җирле предприятиеләргә кредитлар бирүе яхшы булыр иде. Бу Татарстан икътисады үсешенең мөһим факторы. Шуңа бу юнәлешкә аерым игътибар итүне сорыйм”, - дип белдерде Илдар Халиков.

“Татфондбанк” ГАҖ идарәсе рәисе Роберт Мусин сүзләренчә, банкның оештыру структурасында үзгәрешләр булган, алар беренче чиратта, зур һәм кече эшмәкәрлеккә кредитлар бирүгә юнәлтелгән.

Утырыштагы төп пунктларның берсе “Иннополис” МИЗ” АҖ, Иннополис шәһәре мэриясе һәм “Иннополис университеты” автоном коммерциле булмаган оешма белән хезмәттәшлекне оештыру мәсьәләсе булды.  Татфондбанк финтех-акселератор булдыру проектында  Life.SREDA фондының партнеры булды.

Директорлар советы тарафыннан шулай ук 2016 елга беренче ярты еллык нәтиҗәләре буенча банкның үсеш планының гамәлгә ашырылуы турында идарә отчеты каралды. Моннан тыш, Директорлар советы үз компетенциясе кысаларында башка мәсьәләләрне дә карады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International