Илдар Халиков балалар һәм яшьләрнең интеллектуаль-иҗади мөмкинлекләре концепциясен тормышка ашыру, талантлар белән идарә итү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды

2016 елның 28 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген ТР Хөкүмәтенең чираттагы киңәшмәсен уздырды. Киңәшмә  балалар һәм яшьләрнең интеллектуаль-иҗади мөмкинлекләре концепциясен тормышка ашыру, талантлар белән идарә итү мәсьәләләренә багышланган иде.

Бу чара ТР Хөкүмәте йортында, барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР Премьер-министр урынбасары - Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров катнашты.

Илдар Халиков үзенең чыгышында искә төшергәнчә, Республиканың "Перспектива” балалар һәм яшьләрнең интеллектуаль-иҗади мөмкинлекләрен үстерү һәм тормышка ашыру концепциясе Татарстан Президенты Указы белән 2012 елның октябрендә кабул ителгән иде.

Бу концепция нигезендә 2014 елның декабрендә Татарстан Хөкүмәте Карары белән “2015-2020 елларга ТРда талантлар белән стратегик идарә итү” программасы кабул ителде. Илдар Халиков ассызыклаганча, программа финанслана, ә аларны гамәлгә ашыру буенча вәкаләтле орган итеп “Казан ачык талантлар университеты 2.0” автоном коммерцияле булмаган оешмасы билгеләнде.

ТР Премьер-министры шулай ук белдергәнчә, 2015 елның декабрендә “Талантларны ачу” форумы узды, аның нәтиҗәләре буенча Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәләтле яшьләрне иртәрәк ачыклап, аларны алга таба үстерү буенча эшне камилләштерүнең мөһимлеген билгеләде.

“2015-2020 елларга ТРда талантлар белән стратегик идарә итү” программасы тормышка ашыру һәм 2016 елга куелган бурычлар турында ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов чыгыш ясады.

Министр сүзләренчә, 2015 елда программада каралган  барлык чаралар үтәлгән. Семинар, түгәрәк өстәл, экспертлар сессияләре, белем бирү мәктәпләре уздырылган. Хәзерге вакытта республика буенча формаль булмаган белем бирү программасына 12 яшьтән 30га кадәр булган 10 меңнән артык балалар һәм яшьләр җәлеп ителгән.

Энгель Фәттахов 2016 елга билгеләнгән төп бурычларның берсе буларак, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, шулай ук алдынгы эш бирүчеләр белән бергә, Татарстан Республикасы икътисадына сәләтле һәм талантлы балаларны, яшьләрне ачыклау һәм интеграцияләү регламентын эшләргә кирәклеген хәбәр итте. Талантлы яшьләр өчен яңа модель кадрлар лифтлары һәм социаль лифтлар кирәк, диде ул.

Балалар һәм яшьләр потенциалын гамәлгә ашыру һәм үстерү мониторингы буенча республика системасын төзү мөһим бурыч булып тора. Моның өчен муниципаль районнар һәм шәһәр вәкилләрен укыту уздырыла, шул исәптән 21-28 августта “Талантларны ачу” җәйге яшьләр мәктәбендә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International