Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Торонтода Халыкара хоккей даны залында булды.
Ул Канада һәм Европада хоккей үсешенә багышланган күргәзмәне карады. Кыска экскурсия барышында Татарстан Президентына музей тарихы, Милли хоккей лигасы рекордлары, атаклы хоккейчылар турында сөйләделәр.
Дан залы 1943 елда Кингстонла ачылган, ә 15 елдан соң Торонтога күчкән. Ел саен күргәзмәне 300 меңнән артык кеше карый. Биредә ел саен Дан залына яңа шәхесне кертүгә багышланган тантаналы чара үтә. Милли хорккей лигасы (НХЛ) зонасында хәзерге заман командалары һәм уенчылары турында белеп була.