Рөстәм Миңнеханов: “Татарстанның нефть, газ, химия программасына үзгәрешләр кертелергә мөмкин”

2011 елның 31 гыйнвары, дүшәмбе
Бүген Татарстан Министрлар Кабинетында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Татнефтехиминвест-холдинг" Директорлар советы узды. Утырышта нефть газ, химия комплексы (НГХК) предприятиеләренең 2010 ел эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды һәм 2011 ел бурычлары, шулай ук перспективалы проектлар билгеләнде.

Нефть тармагы республика бюджетына табыш һәм инвестицияләр китерә торган чыганак булып тора. Узган ел республикада 32,381 млн. тонна нефть табылган, бу 2009 ел күрсәткечләренә туры килә. Шул ук вакытта “Татнефть” компаниясендә үсеш һәм кече нефть компанияләрендә табыш бераз кимү күзәтелгән.

Нефть чыгаруда заманча ысуллар куллану нәтиҗәсендә нефть табышы тотрыкланган. Шулай итеп, “Татнефть” бу ысуллар ярдәмендә бер елда 5,3 миллион тонна нефть чыгарган. Татарстанның НГХК предприятиеләренә нефть химиясе продукциясенә заказлар арткан.
Нефть химиясе Татарстан икътисады үсешендә өстенлекле юнәлеш булды һәм булып кала, диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренә караганда, ТР Куркынычсызлык советының махсус утырышнда тармакны үстерү мәсьәләсен карарга вакыт җиткән. Мөгаен, заманча тенденцияләрне исәпкә алып, НГХК үсеше программасына үзгәрешләр кертеләчәк. Республика башлыгы төп бурычларның берсе итеп нефть химиясе продкукциясен диверсификацияләүне белдерде, аерым алганда, пластмасс, каучук, автопокрышка турында сүз бара.

“Вихр технологияләр үзәге” ҖЧҖ директоры Юрий Рамазанов сәнәгатьтә вихр технологияләрен куллану һәм бөртекле чималдан шикәр җитештерү буенча кече заводлар булдыру турында сөйләде. Рөстәм Миңнеханов НГХК предприятиеләрендә бу технологияне файдалану мөмкинлекләрен карарга тәкъдим итте.
“Югары Ослан коммуналь челтәрләре” ҖЧҖ генераль директоры Михаил Харитонов углеродлы көнкүреш калдыкларын юк иткәндә синтез-газ алырга мөмкинлек булу турында белдерде. Рөстәм Миңнеханов бу проекны киләчәктә агач калдыклары күп булган урман бистәләрендә куллануны күзаллап, сынап карарга мөмкин дип саный.

Уфа «Востокнефтезаводмонтаж» компаниясе генераль директоры Халит Бикмөхәмәтов Башкортстан Республикасы предприятиеләренең («Востокнефтезаводмонтаж», ГУП «Башгипронефтехим», институт «Нефтехимпереработки») Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлек итүе турында белдерде. Аерым алганда, "ТАНЕКО"ның беренче чиратын эшләгәндә Башкорт предприятиеләре консорциумы стратегик партнер булды һәм киләчәктә дә Татарстанга үз мөмкинлекләрен тәкъдим итәргә әзер.

Татарстан Президенты мондый хезмәттәшлекне хуплады. Ул “ТАНЕКО” проектын перспективалы дип атады һәм Башкортстан коллегалары белән тыгыз эш алып бару яклы икәнлеген белдерде.

ТР Дәүләт заказы агентлыгы җитәкчесе Яков Геллер белдерүенчә, утырышта республика продукцияләрен сатып алу мәсьәләләре дә каралган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International