Россия оборона министры Сергей Шойгу белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Туполев" ГАҖ филиалы Горбунов ис. Казан авиация заводында булдылар

2017 елның 20 гыйнвары, җомга

Бүген Россия Федерациясе оборона министры Сергей Шойгу Казанга визиты кысаларында "Туполев" ГАҖ филиалы Горбунов ис. Казан авиация заводының производство цехларында булды.

РФ Оборона министрлыгы башлыгын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ оборона министры урынбасары Юрий Борисов, "Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе" ГАҖ Юрий Слюсарь, "Туполев" ГАҖ генераль директоры Александр Конюков һәм башкалар озата йөрде. 

Завод җитәкчелеге Сергей Шойгуга дәүләт оборона заказын башкару турында хәбәр итте. Аерым алганда, Россия Оброна министрлыгына төрле модификциядәге Ту-2014 самолетлары төзелеше барышы турында сөйләделәр. 

Шулай ук Сергей Шойгуга Ту-160 стратегик ракета йөртүче һәм Ту-22МЗ еракка бомбардировщик самолетларны моденизацияләү буенча чараларны гамәлгә ашыру турында хәбәр иттеләр һәм механик эшкәртү буенча уникаль линияләрне һәм зур габаритлы титан эретмәләрне эретеп ябыштыру линияләрен күрсәттеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International