ТР Президенты Казанның Мәскәү базарында оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды

2011 елның 30 апреле, шимбә
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Мәскәү базарында оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды. Республика башлыгы ярминкәдән канәгать калды һәм авыл хуҗалыгы продукциясен алга таба да арзан бәягә күпләп сатуны дәвам итәргә күрсәтмә бирде.
Бүген Мәскәү районында казанлыларга үз продукциясен “Татарстан кулланучылар берлеге”, “Майский” Теплица комбинаты” ҖЧҖ, “Юбилейное” авыл хуҗалыгы предприятиесе ААҖ, “Яшел Үзән сөт комбинаты” ААҖ һәм “Татплодоовощпром” ЯАҖ тәкъдим итте.
Рөстәм Миңнеханов ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатуында сатуга куелган тауарларның ассортименты белән танышты. Аны шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясенең бәяләре һәм казанлыларның ярминкәгә китерелгән бәрәңге, яшелчә, ит һәм башка тауарларның сыйфатына карата фикерләре кызыксындырды. Күп кенә сатып алучылар ярминкә хакында “кулланучылар өчен кирәкле чара” дип белдерде.
Р.Миңнеханов авыл хуҗалыгы белән тәэмин итүчеләрнең кайберләренә, аерым алганда, “Татарстан кулланучылар берлеге”нә, авыл хуҗалыгы продукциясен сатуны алга таба да дәвам итәргә күрсәтмә бирде.
М.Әхмәтов журналистлар белән әңгәмәсендә билгеләп үткәнчә, ТР Президенты тарафыннан авыл хуҗалыгы тауар җитештерүчеләре һәм тармакның әйдәп баручы предприятиеләре алдына куелган бурыч үтәлде. Авыл хуҗалыгы ярминкәләре өметне аклады, сатып алучылар канәгать калды.
«Базарларда, нигездә, ветераннар, пенсионерлар, бер сүз белән әйткәндә, аз керемле гражданнар продукция сатып ала, аларның эре сәүдә челтәрләрендә азык-төлек тауарлары сатып алырга мөмкинлеге юк, - диде министр. – Аларга бәяләре кибетләрдәгегә караганда 20-30 процентка арзан булган продукциянең социаль ассортиментын сатып алу мөмкинлеге тудырылды”.
“Татарстан – азык-төлек продуктлары белән үз-үзен тәэмин итүче иң тотрыклы төбәк. Бездә терлекчелек уңышлы үсеш кичерә. Социаль әһәмияткә ия азык-төлекнең барлык төрләрен җитештерү җайга салынган. Шунлыктан азык-төлек кәрзиненең бәясе – Идел буе федераль округында иң түбәне”, - диде ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.
М.Әхмәтов хәбәр иткәнчә, бу юнәлештә эш, авылларда язгы чәчү баруга да карамастан, Сабан туйларына кадәр дәвам итәчәк. “ТР Президенты безгә авыл хуҗалыгы продукциясе белән сату итүне дәвам итәргә күрсәтмә бирде, һәм без аны үтәячәкбез”, - дип ышандырды аграр ведомство башлыгы.
М.Әхмәтов хәзер авыл хуҗалыгы продукциясен сату берникадәр кыскартылган вариантта алып барылачагын билгеләп үтте. Тауар җитештерүчеләр продукциянең төп ассортиментын тәкъдим итәчәк. Әмма тауарларның бәяләре шул ук дәрәҗәдә калачак.
“Татарстан кулланучылар берлеге”нең идарә рәисе Мәхмүт Фәттахов билгеләп үткәнчә, 12 февральдән “Татарстан кулланучылар берлеге” тарафыннан 142 миллион сумлык продукция сатылган. Бүген алар Мәскәү районындагы ярминкәгә 14 миллион сумлык тауар алып килгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International