Илдар Халиков: TIAF форумы автомобиль төзелеше үскән төбәк буларак, Татарстан өчен зур әһәмияткә ия

2017 елның 29 марты, чәршәмбе

“TIAF  supported by Automechanika” III халыкара автомобиль төзелеше форумы ачылышы тантанасында бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. Бу чара “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр залында узды.

Тантанада шулай ук РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының базар мониторингы һәм икътисади анализ бүлеге башлыгы Владимир Костюченков, ТР вице-премьеры – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Европа бизнесы ассоциациясе генераль директоры Франк Шауфф, “АвтоВАЗ” ГАҖ президенты Николя Мор, әйдәп баручы чит ил автокомпанияләре вәкилләре катнашты.

Үзенең сәламләү сүзендә Илдар Халиков TIAF форумының Татарстан өчен зур әһәмияткә ия булуын ассызыклады. Республика гадәттәгечә автомобиль төзелеше үскән төбәк санала.

“Татарстан территориясендә “КАМАЗ”, “Форд Соллерс” кебек заводлар, күп санда автокомпонентлар җитештерүче компанияләр бар”, - диде ул.

“Автомобиль сәнәгате – ил икътисадының мөһим тармагы. Дәүләт бу мәсьәләләргә аерым игътибар бирә. Быел без илебез автомобиль төзелешенә ярдәм чараларын дәвам итәчәкбез”, - дип ышандырды Владимир Костюченков.

Алга таба Илдар Халиков һәм кунаклар күргәзмә экспозициясе белән таныштылар. Анда Россия һәм чит ил җитештерүчеләренең  яңа автомобиль модельләре куелган иде. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International