Казан август аенда баскетбол буенча ир-атлар арасында халыкара турнир кабул итеп алачак

2017 елның 29 марты, чәршәмбе

Казанда баскетбол буенча ир-атлар җыелма командалары арасында халыкара дәрәҗәдә иптәшләрчә турнир уздыру турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында сүз барды.

Әлеге тема Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән баскетбол федерациясе вәкилләре белән очрашулары вакытында күтәрелде.  

Эшлекле очрашуда РФ баскетбол федерациясе президенты Андрей Кириленко, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, "УНИКС" баскетбол клубы президенты Евгений Богачев катнашты.

2017 елгы Европа чемпионаты алдыннан Россия җыелма командасы Санкт-Петербург һәм Казанда турнирлар уздырырга җыена. Казанга РФ җыелма командасы белән көч сынашырга Германия, Венгрия һәм Исландия командаларының килүе көтелә. Турнир август аенда узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International