Рөстәм Миңнеханов: «ТАИФ-НК» проекты – әйләнә-тирә мохитне саклауның яхшы үрнәге

2017 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ТАИФ-НК» ААҖнең агып төшүче сәнәгать суларын локаль чистарту буенча торгызылган цех проектын уңышлы дип атады.

Бүген бу хакта ул Түбән Камада шушы объектны эшләтеп җибәрү тантанасында хәбәр итте.   

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Экология елы – ул Түбән Кама өчен икенче мөһим вакыйга. Ул искәрткәнчә, күптән түгел шәһәр чистарткыч корылмалары тәртипкә китерелде. 

«ТАИФ-НК»ның бу эре проекты дүрт ел дәвамында гамәлгә ашырылды, аның хакы – 3,7 млрд. Без нефть продуктларының 99,9%ын алып калу буенча бөтендөнья дәрәҗәсендәге заманча системаларны күрдек», - диде Татарстан  Президенты.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә,  «ТАИФ-НК» директоры иң азакта чыгучы суны алып эчте, «һәм хәле әйбәт, хәтта яхшырак та дип әйтергә мөмкин».

Рөстәм Миңнеханов «ТАИФ-НК» проектын әйләнә-тирә мохитне саклауның яхшы үрнәге дип атады. Аның сүзләренчә, Түбән Камада әйләнә-тирә мохиткә йөкләнеш кимеде, шуның белән бергә, бу НЭЗда төзелүче тирәнтен эшкәртү комплексы «ТАИФ-НК» җитештерүенең беренче циклындагы кадәр продукция чыгарачак.

«Түбән Кама – илнең нефть химиясе үзәге, республика икътисады үсеше чыганагы», - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты.

Түбән Кама шәһәре мэры, Түбән Кама мунициципаль районы башлыгы Айдар Метшин чыгышында билгеләп үткәнчә, республика җитәкчелеге ярдәме белән, җитештерүчеләрнең оста һәм нәтиҗәле эшчәнлеге аркасында әйләнә-тирә мохитка йогынты җитди рәвештә кимеде.    

General Electric, MEGA, Flottweg һәм ACCELERATED компанияләренең күп баскычлы чистарту системасы нәтиҗәсендә предприятиенең су куллану күләме икеләтә кимеячәк.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International