Рөстәм Миңнеханов һәм Анатолий Чубайс «ТАТ-Адвенира» нанокомпозит эретмәләр җитештерү заводын ачтылар

2017 елның 26 июне, дүшәмбе

Бүген Казандагы "Химград" технопаркы территориясендә «ТАТ-Адвенира» нанокомпозит эретмәләр җитештерү заводын тантаналы ачылуында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Роснано" ИК идарә рәисе Анатолий Чубайс, Advenira Enterprises генераль директоры Эльмира Рябова катнаштылар. 

Рөстәм Миңнеханов чыгышында искәрткәнчә, АКШ ның Калифорния штатына сәфәре кысаларында ул проект белән тирәннән танышкан һәм, Саннивэйл шәһәрендә компания җитәкчелеге белән очрашып, лаборатирияләрен караган булган.

"Нанокомпозит эретмәләр әйберләрнең гомерен озынайтырга һәм тотрыклырак итәргә ярдәм итә, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Әлеге проект яңа мөмкинлекләр ача. Бу инновацион эретмә тимер конструкцияләрне озаграк саклап, суднолар төзүдә һәм башка тармакларда кулланырга ярдәм итә". 

Рөстәм Миңнеханов аеруча бүген продукцияне сатып алучы да булуын ассызыклады. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International