Минтимер Шәймиев Анатолий Чубайс белән очрашты

2017 елның 26 июне, дүшәмбе

Бүген  Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев "РОСНАНО" идарә компаниясе" ҖЧҖ  рәисе Анатолий Чубайс белән очрашты.

Анатолий Чубайс бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә нанокомпозит япмалар җитештерү Advenira Enterprises заводының ачылышында катнашты. Тантаналы чара Казанның "Химград" технополисында узды.

Очрашу “Яңарыш” фондының җидееллык эшчәнлегенә багышланган экспозицияне караудан башланды. Анатолий Чубайс борынгы Болгар шәһәрен һәм Зөя утрау-шәһәрлеген яңадан торгызу буенча федераль билгеләнештәге проект белән яхшы таныш, чөнки “РОСНАНО” бу проектка ярдәм күрсәтүче хәйрияче оешмаларның берсе санала. “РОСНАНО” ярдәме белән Зөянең Троицк чиркәвендәге иконостас реставрацияләнә. 2012 елда Анатолий Чубайс Болгар һәм Зөядә була.

Очрашу барышында Минтимер Шәймиев Анатолий Чубайска Болгардагы һәм Зөядәге эш ахырына якынлаша, бер үк вакытта "Яңарыш" республика фонды, ТР Президенты йөкләмәсе буенча, Болгар ислам академиясенең төзелешендә һәм Казан Изге Ана иконасы соборын торгызуда ярдәм күрсәтә, дип сөйләде.

Анатолий Чубайс "Химград" технополисында алган тәэсирләре белән дә уртаклашты һәм  "РОСНАНО" белән Татарстан арасындагы хезмәттәшлекнең яңа планнары турында, аерым алганда, яңа зур һәм перспективалы җил энергетикасы хакында сөйләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International