Татарстанда гомуми урта белем турында аттестат алмаучыларның саны сизелерлек кимегән

2017 елның 25 июле, сишәмбе

Быел Татарстанда Бердәм дәүләт имтиханнары чорында 3 укучы, кагыйдәләрне бозу аркасында, имтихан язу бүлмәсеннән чыгарылган, беркетмәләр төзелгән. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта әйтелде.

Татарстан Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов сынаулар вакытында тәртип үтәлешенә карата катгый мөнәсәбәт булуын, шунлыктан катнашучылар да, оештыручылар да аз гына хилафлыклары өчен дә җәзага тартылуын ассызыклады. “Оештыручылар арасында да кагыйдә бозучылар булды. Мәгариф бүлекләре башлыкларын да шелтәләдек”, - диде министр.

Быел 2 укучы - кәрәзле телефоннан файдаланганы, 1 укучы белешмәлекләр кулланганы өчен имтиханнан куылган. Кагыйдәләрне бозганнары өчен, алар бары тик икенче елга гына имтиханны кабаттан тапшыра алачак.  Билгеләре канәгатьләндермәгән укучылар имтиханнарны сентябрьдә тагын бер кат биреп караячак.

Тулаем алганда, БДИда кагыйдәләрдән тайпылу очраклары соңгы биш елда берникадәр кими. Былтыр, "шпаргалка"лар кулланган өчен, 4 укучы имтиханнан чыгарылган.

Төп дәүләт имтиханнары (ОГЭ) барышында 14 эшнең нәтиҗәләре кабул ителмәгән, 24 оештыручы административ җаваплылыкка тартылган.

Гомуми урта белем турында документтан республика буенча барлыгы 14 кеше мәхрүм калган. Былтыр мондый 31 бала булган. Шул рәвешле, аттестат алмаган укучылар өлеше 0,2 дән 0,09 процентка кадәр кимегән. Андыйларны бөтенләй мөмкинлексез калдырмыйлар: сентябрьдә алар математика буенча белемнәрен яңадан сынап карый алачак.

Аттестат алмаучыларның күбесе Казанда яши. Вахитов һәм Идел буе районында – 5, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында – 3, Совет районында 1 укучы. Яңа Чишмә, Әлки, Яшел Үзән районнарында берәр укучы мәктәптән документ белән чыгу бәхетенә ирешә алмаган.

Министр аттестатсыз калучыларның елдан-ел кимүен билгеләп узды. 2013 елда “кара” исемлектә – 110, 2014 елда – 151, 2015 елда – 138, 2016 елда 31 укучы булган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International