Рөстәм Миңнеханов: Кама Тамагы районының авыл хуҗалыгы өлкәсендә үсешкә мөмкинлекләре зур

2017 елның 23 августы, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кама Тамагы муниципаль районында булды. Аны эш сәфәрендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Кама Тамагы районы башлыгы Павел Лоханов озата йөрде.

Башта Рөстәм Миңнеханов вертолеттан кырларда уңыш җыю кампаниясе барышын күзәтте. Һава маршруты «Ак Барс» АХ «Идел» ҖЧҖ (Осинники, Теньки, Тукай, Красновидово, Кече Салтык, Кече Мәрәтхуҗа авыллары, Кама Тамагы штп, Уразлы, Салтыйган, Чүки, Балтач авыллары), «Красный Восток Агро» АХ «Большие Кляри» ҖЧҖ  (Кече Кариле, Олы Кариле, Кариле, Атабай, Караталга авыллары) кырлары өстеннән узды.

Районда уҗым чәчү эше дәвам итә. Пландагы 9,9 мең гектардан 3,4 мең гектарда чәчү эшләре тәмамланган (35 %).

Павел Лоханов сүзләренчә, әлеге уңыш җыю кампаниясе барышында янә авыл хуҗалыгы предприятиеләренең энергия белән тәэмин ителеше мәсьәләсе кискенләште. Бүгенге көнгә 35 комбайн эшли, шуларның яртысыннан артыгы искергән. Марат Әхмәтов Кама Тамагы районының техникасын күптән яңартмаганын раслады.  

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, автопаркны модернизацияләү һәм яңарту вакытында уңышны җыюның иң әһәмиятле шартларының берсе. Ул район җитәкчелегенә эре агрохолдинглар белән берлектә әлеге мәсьәләне хәл итү юлларын эзләргә йөкләде.

"Кама Тамагы районының авыл хуҗалыгы үсешенә мөмкинлекләре зур. Әмма кайбер күрсәткечләрне яхшыртырга кирәк", - диде ул.

Аннан ТР Президенты 1100 башка испәләнгән "Ленино" сөт комплексын карады. Ул Караталга авылында урнашкан һәм аны яңартуга 119,7 млн. сум керттеләр. Яңартылган комплексны җәй ахырында сафка кертү көтелә. Биредә бөтен кирәкле җиһазлар да бар: сөт саву аппаратлары, сөт суыту җиһазлары. Предприятие җитәкчелеге сүзләренчә, 420 савымлы сыер булса, көненә 8 тонна сөт җитештереп була. 39 кешене эш белән тәэмин итү планлаштырыла.

Шулай ук ТР Президенты Кама Тамагы штп. яр буе зонасын төзелкәндерү эшләре проекты белән дә танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International