Песошин
Алексей Валерьевич
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Кирәкле мәгълүматлар
Адрес:
420060, Казан шәһәре, Ирек мәйданы, 1
Телефон:
+7 (843) 264-77-01, +7 (843) 264-77-02
E-Mail:
pr.pm@tatar.ru
БИОГРАФИЯ
1963 елның 9-нчы декабрендә Казанда туган.

1986 елда В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын (инженер-механик) тәмамлый, физика-математика фәннәре кандидаты.

1986-1995 елларда - Казан дәүләт универститеты фәнни хезмәткәре.

1995-2000 елларда – Казан шәһәре Совет районының 79-нчы номерлы “Жилбытсервис” торак-эксплуатация идарәсе белгече, баш инженеры урынбасары, башлыгы.

2000-2002 елларда – “Казан газ аппаратурасы заводы - Веста” ААҖ баш инженеры, директор урынбасары,

2002-2007 елларда – “Казан газ аппаратурасы заводы - Веста” ААҖ генераль директоры.

2007 елда - “Золотой колос” ХК ЯАҖ генераль директоры урынбасары - “Идел буе азык-төлек корпорациясе” идарәче компания ҖЧҖ директоры.

2007-2010 елларда – Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Совет районы администрациясе башлыгы.

2010 елда - Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының җитәкчесе урынбасары.

2010 елдан 2014 елның гыйнварына хәтле – Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының җитәкчесе.

2014 елның 10 гыйнварыннан 2017 ел апреленә кадәр Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары.
2017 елның 17 апреленнән – Татарстан Республикасы Премьер-министры.

Дәүләт бүләкләре:
“Бөтенроссия халык исәбен алуны уздырудагы казанышлары өчен” медале (2002 ел), “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале (2005 ел), “Фидакарь хезмәт өчен” Татарстан Республикасы медале (2009 ел), Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте (2013 ел). II дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” ордены медале.
Дополнительная информация
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International