Әхмәтханов
Җәүдәт Йосып улы
Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнешен һәм сыйфатын дәүләт контролендә тотуны тәэмин итү һәм кулланучыл хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасының Дәүләт инспекциясе җитәкчесе
Кирәкле мәгълүматлар
Адрес:
Казан шәһәре, Һ.Такташ урамы, 94
Телефон:
(843) 278-92-00
Факс:
(843) 278-91-92
E-Mail:
Zhaudat.Ahmethanov@tatar.ru
БИОГРАФИЯ

1967 елның 27 сентябрендә Татарстан АССРның Саба районы Максабаш авылында туган.

1990 елда «хокук саклау эшчәнлеге» белгечлеге буенча СССР Эчке эшләр министрлыгының Алабуга махсус урта милиция мәктәбен, 1995 елда «хокук белеме» белгечлеге буенча РФ Эчке эшләр министрлыгының юридик институтын тәмамлый.

1988 елда - Казан шәһәре Эчке эшләр идарәсенең патруль-пост хезмәте полкы милиционеры.

1988-1990 елларда - СССР Эчке эшләр министрлыгының Алабуга махсус урта милиция мәктәбендә белем ала.

1990-1993 елларда - Казан шәһәре Вахитов районы эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү буенча оперуполномоченные.

1993-1995 елларда - Казан шәһәре Вахитов районы эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгы.

1995-1997 елларда - Казан шәһәре Вахитов районы Эчке Эшләр идарәсенең «Киров» бүлеге башлыгы.

1997-2001 елларда — Казан шәһәре Вахитов районы эчке эшләр идарәсенең криминаль милиция башлыгы урынбасары - идарә башлыгы.

2001-2004 елларда - Казан шәһәре Яңа Савин районы Эчке Эшләр идарәсе башлыгы.

2004-2006 елларда — Казан шәһәре Эчке эшләр идарәсенең криминаль милиция идарәсе башлыгының беренче урынбасары - башлыгы.

2006-2008 елларда - Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ 1 нче Оператив-эзләү бүлеге башлыгы.

2008-2010 елларда - Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ криминаль милиция башлыгы урынбасары.

2010-2013 елларда - Карачай-Черкес Республикасы Эчке эшләр министры.

РФ Президентының 2011 елның 9 ноябрендәге 1484 номерлы Указы белән Җәүдәт Йосып улы Әхмәтхановка махсус полиция генерал-майоры исеме бирелде.

2017 елның 13 маеннан - Татарстан Республикасының Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне һәм сыйфатын дәүләт тикшерүендә тотуны тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясе җитәкчесе.

Россия Федерациясе дәүләт бүләкләре:

«Россия флотына 300 ел» медале (1996 ел);

«Жукова» медале (1996 ел);

«Җәмәгать тәртибен саклаудагы казанышлары өчен » медале (1998 ел);

II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен » ордены медале (2003);

«Бөтенроссия халык санын алуны уздырудагы казанышлары өчен » медале (2003 ел);

«Казан шәһәренең 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005 ел);

Почет ордены (2009 ел);

Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре:

Татарстан Республикасы Премьер-министрының Рәхмәт хаты (2004 ел);

Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты (2005 ел);

«Татарстан Республикасының Атказанган Эчке эшләр бүлеге хезмәткәре» мактаулы исеме (2005 ел);

«Фидакарь хезмәт өчен » медале (2007 ел);

«Хокук тәртибен ныгытудагы казанышлары өчен » күкрәк билгесе (2010 ел);

«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале (2017 ел);

«Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале.

"Дуслык" ордены (2022 ел).

 

Башкалар:

Кыйммәтле бүләк - Макаров пистолеты (2007 ел)

«Карачай-Черкес Республикасының атказанган юристы» мактаулы исеме (2012 ел);

Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының хәрби хәрәкәтләр ветераны (2017 ел);

Шулай ук Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы ведомство бүләкләрен һәм Карачай-Черкес Республикасы бүләкләре тапшырды.

«Татарстан АССР төзелүгә 100 ел» истәлек билгесе белән бүләкләнде (2020 ел).

Дополнительная информация
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International