1905 елның 1 гыйнварында Казан губернасының Чистай шәһәрендә туган
1983 елның 1 маенда Казакъстан ССРның Алма-Ата шәһәрендә вафат булган
Белеме:
1922 елда – Екатеринбург педагогия техникумын,
1945 елда – ВКП(б) Үзәк комитеты каршындагы Партия оештыручыларының югары мәктәбен тәмамлый
Хезмәт эшчәнлеге:
1922 – 1924 елларда – ТАССРда административ-партия эшендә
1924 г. – күкерт-серкә заводында салып торучы
1924 – 1932 елларда – Казан шәһәренең янгын сүндерү частендә янгын сүндерүче
1938 – 1939 елларда – Казан шәһәренең ВКП(б) Ленин район комитеты секретаре
1939 – 1940 елларда – ВКП(б) Татар өлкә комитетының кадрлар буенча
1940 – 1943 елларда – ТАССРның Халык комиссарлары советы рәисе
1945 – 1961 елларда – Казакъстан ССРда административ-партия эшендә
1941 – 1946 елларда – СССРның Югары Советы депутаты
Сугыш вакытында шулай ук Татарстан АССРның Оборона советы рәисе вазыйфаларын башкара. Аның беренче боерыкларының берсе – ТАССРның ныгыту районын төзү турында. С.Х.Гафиятуллин Татарстанга эвакуацияләнгән оборона предприятиеләрен һәм СССРның Фәннәр академиясе учреждениеләрен кабул итүне һәм урнаштыруны оештыра. Татарстанда «Серп и Молот» заводында атом-төш центрифугасын урнаштыру өчен җаваплы була.