Татарстан Республикасында бөртеклеләр мәйданнарның 70 процентында җыеп алынган

2017 елның 2 сентябре, шимбә

Татарстанда август ахырына бөртеклеләр мәйданнарның 70 процентында җыеп алынган. Бу хакта бүген ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, бүгенгә Татарстанда 3 миллион 750 мең тонна бөртекле ашлык җыеп алынган, уңыш гектарыннан 35,6 ц тәшкил итә. Темпларны арттыру өчен министр комбайннарны читтән дә җәлеп итәргә чакырды. Бүгенге көндә Ростов, Краснодар, Башкортстан, Самара, Оренбург һәм Марий Элдан китерелгән бөртек җыя торган 150 комбайн республика кырларында эшли инде.

Марат Әхмәтов билгеләгәнчә, быел 560 мең гектарда уҗым культуралары чәчү планлаштырыла. Бүгенге көнгә 320 мең гектарда чәчелгән.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры шулай ук киңәшмә барышында мөгезле эре терлекләрдә яңа авыру - төенле дерматит барлыкка килүе турында белдерде. Узган ел Көньяк һәм Төньяк-Кавказ федераль округларының 16 төбәгендә 18 мең баш терлек авырган. Идел буе федераль округында якынча 40 очрак теркәлгән. 2017 елда авыру очраклары Оренбург, Самара, Волгоград һәм Саратов өлкәләрендә ачыкланган.

Марат Әхмәтов сүзләренчә, Татарстанның ветеринария хезмәте тарафыннан куркыныч авыруны республика территориясенә кертмәс өчен эш алып барыла. Юлларда өстәмә 8 ветеринария-полиция постлары куелган, авыру таралган төбәкләрдән тере терлекләр алып кайту чикләнгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International