Минтимер Шәймиев “Яңарыш” республика фонды эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды

2017 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев “Яңарыш” республика фонды эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

Киңәшмәдә агымдагы елга билгеләнгән эшләрне вакытында төгәлләү кирәклеге әйтелде. “Ефәк юлы” транснациональ номинациясен булдыруда кайбер илләрне активлаштыру ассызыкланды һәм шуңа бәйле Татарстанның фәнни оешмалары проектка кушылырга әзер булуларын белдерде.

ИКОМОСның Россия комитеты вице-президенты, Казан мәдәният институтының фәнни эшләр буенча проректоры Рафаэль Вәлиев “Ефәк юлы” транснациональ номинациясен әзерләү буенча эшләрнең башлануы турында сөйләде. Ул билгеләгәнчә, Россиянең югары җитәкчелеге тарафыннан 2030 елга Россия Федерациясен иң күп ЮНЕСКО объектлары урнашкан дәүләтләр бишлегенә кертү бурычы куелган. Хәзерге вакытта Россия тугызынчы урында. Бөек Ефәк юлының гомуми озынлыгы дөнья буенча 7700 чакрымнан артып китә, ә Россия коридоры илнең 40 төбәген берләштерә.

Рафаэль Вәлиев Татарстан галимнәренең күпъеллык тикшеренү нәтиҗәләре һәм аларның бу юнәлештә күп кенә халыкара оешмалар белән хезмәттәшлеге турында җентекләп сөйләде. Ул республиканың фәнни җәмәгатьчелеге конкрет тәкъдимнәр белән чыгарга әзер, шул исәптә “Ефәк юлы” Халыкара комитетын төзү һәм Казанда аның штаб-фатирын ачу, дип белдерде.

Минтимер Шәймиев 27- 28 октябрьдә Казанда Россия мәдәният министры Владимир Мединский катнашында “Россия бөтендөнья мәдәни һәм табигать мирасында" темасына узачак киңәшмәдә бу мәсьәлә буенча фикер алышуны оештырырга кирәк, дип билгеләде.

Алга таба А.Халиков исемендәге Археология институты директоры Айрат Ситдыйков Зөя утрау-шәһәрлегендә Агач археологиясе музеен булдыру буенча эшләрнең барышы турында сөйләде.

Киңәшмәдә шулай ук ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары-ТР Дәүләт Киңәшчесе Секретариаты җитәкчесе Олег Глебов, ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Дания Заһидуллина, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты директоры Рамил Хәйретдинов, Зөя музей-саклаулыгы директоры Артем Силкин, Зөя авыл җирлеге башлыгы Владислав Четверкин катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International