Татарстан Президенты Вьетнамда Сайгон югары технологияләр паркында булды

2017 елның 20 ноябре, дүшәмбе

Бүген Хошимин шәһәренә (Вьетнам Социалистик Республикасы) эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сайгон югары технологияләр паркында (SHTP) булды.

Рөстәм Миңнехановны Россия Федерациясенең Хошиминдагы Генераль консулы Алексей Попов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, «ИТ-парк» югары технологияләр технопаркы» ДАУ директоры Антон Грачёв һәм башкалар озата йөрде. 

SHTP вәкилләре Рөстәм Миңнеханов өчен парк буйлап экскурсия ясадылар. Сайгон паркы 2002 елда оештырылган, мәйданы 913 гектар һәм Вьетнамдагы эшләп килүче өч югары технологияләр паркының берсе. 

Татарстан Президентына хәбәр ителгәнчә, SHTP территориясендә Intel (США), Samsung (Көньяк Корея), Nidec (Япония), Sanofi (Франция), Datalogic (Италия), Microchip (АКШ), Sonion (Дания) кебек эре компанияләр эшли. Барлыгы микроэлектроника, мәгълүмат технологияләре, автоматика, нанотехнологияләр, биотехнологиләр юнәлешләре буенча 70тән артык проект гамәлгә ашырыла. 

Быел резидентларның гомуми табышы $15 млрд. булган. 

Прак территориясендә фәнни-тикшеренү үзәге эшли, ул дөньяның күп кенә алдынгы университетлары белән хезмәттәшлек итә.

Рөстәм Миңнеханов Хошиминдагы махсус зона эшчәнлеген һәм потенциалын югары бәяләде. Татарстан шулай ук мәгълүмат-коммуникация технологияләре һәм инновацияләр үсешенә зур игътибар бирә, дип белдерде ул.

«Бу безнең хезмәттәшлек өчен әйбәт киңлек. Без ИТ-технологияләр,  программа продуктлары, санлы икътисад өлкәсендә зур уңышларга ирешә алыр идек. Сез бөтен дөньядан мәгълүм компанияләрне җәлеп итә алгансыз –бу инвесторлар белән эшләүдә бик мөһим нәрсә», - диде Татарстан Республикасы Президенты. 

Бу өлкәдә җентекле эш алып бару өчен Рөстәм Миңнеханов хезмәттәшлек турында килешү эшләргә һәм документта төп юнәлешләрне күрсәтергә тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International