Алексей Песошин Мәгариф һәм фән министрлыгы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте

2017 елның 4 декабре, дүшәмбе

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы коллективына ведомствоның яңа җитәкчесен тәкъдим итте.

Искә төшерәбез, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның указы белән Татарстан Мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы итеп Рафис Борһанов билгеләнде.

Энгель Фәттахов бүтән эшкә күчү сәбәпле вазифасыннан азат ителде.

Алексей Песошин яңа вазифага билгеләнүе белән Рафис Борһановны котлады. “Рафис Тимерхан улы барлык сынауларны  да узды. Аңа  яңа  эш урынында үзенең эшчәнлеген уңышлы дәвам итүен телим”, - дип өстәде ул.

Премьер-министр шулай ук Энгель Фәттаховка башкарган зур  эшләре өчен рәхмәт белдерде.”Без мәгариф системасында булган катлаулы вакытларны бергә лаеклы төстә  уздык”, - диде ул.

Энгель Фәттахов барлык  коллегаларына рәхмәт белдерде.

”Татартан Президентына да рәхмәт әйтәсем килә, шушындый мәктәптән соң миңа бернинди сынаулар да куркыныч түгел”, - диде ул һәм Актаныш районына кайту теләге булуын җиткерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International