Алексей Песошин Актанышта берничә социаль объектны карады

2017 елның 8 декабре, җомга

Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Актанышта берничә социаль объектны карады.

ТР Премьер-министры катнашында Актанышта Балалар иҗат үзәге капремонттан соң ачылды. Бинаны ремонтлауны “Газстройсервис” ҖЧҖ башкарган. Кунакларга яңартылган шахмат, инглиз теле бүлмәләрен, бию сыйныфын күрсәттеләр. Бинаны ремонтлауга республика бюджетыннан 19,7 млн. сум бүлеп бирелгән.

Файдалануга тапшырылган икенче социаль билгеләнештәге объект -Теләкәй авылында мәдәният йорты иде. Ул “Мәдәният объектларын капиталь ремонтлау” республика  программасы нигезендә ремонтланган.

Әнәк авылында шулай ук тантаналы чара узды – капремонттан соң җәмәгать үзәге ачылды. Монда ремонт эшләрен Чаллының “БАРС” ҖЧҖ алып барган. Җәмәгать үзәгендә инде иҗат түгәрәкләре, шул исәптән бию түгәрәге  эшли башлаган.

Актанышта бүген дүртенче социаль әһәмиятле объект буларак “Ленин исемендәге парк” файдалануга тапшырылды. Паркның төзекләндерелгән мәйданы 5263 кв. м. тәшкил итә.

Бу чараларда шулай ук ТР Премьер-минстры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары -Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов, ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, “Сетевая компания” ҖЧҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International