Татарстан Президенты: Казначылык республикабыз үсешендә мөһим роль уйный

2017 елның 12 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсе республика үсешенә зур өлеш кертә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль казначылык төзелүгә 25 ел тулуга багышланган тантанада хәбәр итте.

Чыгышында Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсе Рөстәм Нуриәхмәтов хәбәр иткәнчә, 1992 елның 8 декабрендә Россия Президенты Борис Ельцин Россиядә бердәм үзәкләштерелгән федераль казначылык органнары системасын төзү турындагы Указ имзалаган.

Ведомство хезмәткәрләрен һәм ветераннарын юбилей датасы белән котлап, Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, казначылык – дәүләт бюджеты үтәлешен тикшереп торучы мөһим финанс органы.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Татарстан Идарәсе үз эшчәнлеген 2001 елда башлап җибәргән. «Республикада казначылык системасын булдыру фикере мин Татарстанның финанс министры булып эшләгән вакытта туды, –  диде Татарстан Республикасы Президенты. – Бар да җиңел генә бармады,  федераль хезмәттәшләребез белән фикер төрлелеге дә булды. Нәтиҗәдә бер фикергә килдек, Татарстанда казаначылык институты булырга тиеш».

Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, шул вакыт эчендә казначылык республиканы икътисадый үстерүдә төп финанс институтына әверелгән. 

Бүген ведомствода оста белгечләрдән торган нык команда булдырылган, диде Рөстәм Миңнеханов. «Татарстан буенча Идарә – Федераль казначылык структурасында алдынгыларның берсе. Без сез башкарган эш белән горурланабыз. Республикабыз уңышларында – сезнең хезмәт өлеше бик зур», – диде Татарстан Республикасы Президенты, коллективка мөрәҗәгать итеп.  

Аннары Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International