Алексей Песошин “Ел җитәкчесе-2017” конкурс комиссиясе утырышын уздырды

2017 елның 12 декабре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Ел җитәкчесе-2017” республика иҗтимагый конкурс комиссиясе утырышын уздырды. Бу чара ТР Хөкүмәте йортында узды.

Алексей Песошин билгеләгәнчә, 2017 елда конкурсның номинантлары төрле  тармак һәм икътисад өлкәсе предприятиеләре һәм оешмаларының 123 җитәкчесе булды.

Конкурс 9 номинацияне үз эченә ала: “Югары конкурентлыкка сәләтлелек өчен”, “Инвестицион активлык өчен”, “Инновацион эшчәнлектәге казанышлар өчен”, “Югары социаль җаваплылык өчен”, “Кадрлар потенциалын актив үстергән өчен”, “Фәнни-тикшеренү, тәҗрибә-конструкторлык һәм проект эшләре өчен”, “Кече (урта) эшкуарлык предприятиесе белән уңышлы идарә итү өчен”, “Куркынычсыз һәм сәламәт хезмәт шартлары булдырган өчен”, “Яңа җитештерү булдырган өчен”.

Утырыш барышында катнашучылар конкурста җиңәргә мөмкин булган кандидатураларны карадылар.

Искә төшерәбез, “Ел җитәкчесе” конкурсы 2001 елдан  алып ел саен уздырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International