Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дагстан Республикасы Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Владимир Васильев белән очрашты

2017 елның 14 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дагстан Республикасы Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Владимир Васильев белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә узды.

Искәртәбез, Дагстан делегациясе Татарстанга эш сәфәре кыла.

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, ул Владимир Васильев белән күптән таныш икән. Ул шулай ук аларга Дагстан делегациясенең беренче визитларыннан берсе итеп Татарстанны сайлаулары өчен рәхмәт белдерде.

«Безнең хезмәттәшлек өлешендә үзенә күрә бер «юл картасы» һәм чаралар планы имзалыйсыбыз килә, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Бүген сез республикабызда баручы процесслар белән һәм бездәге структуралар белән таныштыгыз. Безгә сәүдә, мәдәният, мәгариф һәм башка өлкәләрдәге  мөнәсәбәтләребезне активлаштырырга кирәк».

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген республика югары уку йортларында барысы 89 Дагстан кешесе генә белем ала. Студентларны күбрәк чакырырга кирәк бездә укырга, диде ул.

Үз чиратында Владимир Васильев Татарстанга килү һәм күп юнәлешләр буенча тәҗрибә өйрәнү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.   

Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов һәм Владимир Васильев массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына җавап бирделәр. 

Владимир Васильев хәбәр иткәнчә: «Дагстанда күп проблемалар күрәм, бигрәк тә аны Дагстан кешеләре күрә. Алдынгы тәҗрибә бик зур ярдәм ул. Шуңа күрә Татарстан тәҗрибәсе, минемчә, иң файдалысы».

Якын киләчәктә Татарстан делегациясе дә Дагстанга барыр дип ышанам, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Бүген булган инструментлар – электрон хезмәт күрсәтүләр, электрон сатып алулар, электрон хөкүмәт, – барлык бу юнәлешләр буенча без алдарак  барабыз, диде Татарстан Республикасы Президенты, һәм тәҗрибә алмашырга әзербез.

Аның сүзләренчә, киләсе елның гыйнвар-февраль айларында хезмәттәшлек турында килешү буенча конкрет план төзергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International