Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татнефть” ААҖндә республиканың кече нефть компанияләренең 2011 елның 9 ае эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә кече нефть компанияләре җитәкчлеәреннән тыш ТР министрлары, федераль ведомстволарның террториаль бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.
9 айда кече нефть компанияләре 4946 мең тонна нефть чыгарган, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 22 мең тоннага артыграк. Бу күләмдәге нефтьнең 720 мең тоннасы нефть табышын арттыру буенча төрле ысуллар куллану нәтиҗәсендә чыгарылган. Ел нәтиҗәләре буенча кече нефть компанияләре нефть табышын берникадәр арттырырга ниятли. Бу хакта “Нефтеконсорциу” ЯАҖ генераль директоры Фәнис Вәлиев белдерде.
Аның мәгълүматларына караганда, кече нефть компанияләре 9 айда 80 миллиард сум табыш алган, аның 42 миллиард сумы салым түләүгә киткән, шул исәптә, 4 миллиард сумы консолидацияләнгән бюджетка. Ел нәтиҗләре буенча әлеге күрсәткеч 5,43 миллиард сум тәшкил итәчәк.
Кече нефть компанияләренең республика торак фондына 400 миллион сум күчерелгән. Моның белән бәйле рәвештә ТР социаль ипотека программасына акчаның күп өлеше нефтьчеләрдән күчә дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Республика Президенты бу уңайдан “Татнефть” һәм кече нефть компанияләренә рәхмәт белдерде.
Ф.Вәлиев агымдагы проблемаларның берсе тармак кирәге өчен җир участогы бүлеп бирү процедурасының катлаулы булуын белдерде. “Татнефть”нең генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов аның сүзләренә кушылып, бу процедура срокларын ике тапкыр кыскартырга кирәк дип белдерде.
ТР Президентының нефть һәм нефть-газ урыннарын эшкәртү мәсьәләсе буенча консультанты Ренат Мөслимов үзе җитәкчелек итә торган кече нефть компанияләрнең Координацион советы эшчәнлегенә күзәтү ясады. Ул 2012-2014 елларда кече нефть компанияләре табарга тиешле нефть һәм бораулау күләмен тәкъдим итте.
Рөстәм Миңнеханов йомгаклау сүзендә “Нефтеконсорциум”га кече нефть компанияләренең яңа проектларын карарга һәм фәнни тикшеренү үткәрмичә гамәлгә ашырмаска тәкъдим итте. ТР Президенты кече нефть компанияләренең киләчәк үсеше өчен өстенлекле бурычларны билгеләде.
Республика җитәкчесе киңәшмәгә йомгак ясап, тармак министрлыкларына кече компанияләр үсеш алсын, салымнарын түләсен һәм яңа эш урыннары булдырсын өчен шартлар булдыруны йөкләде.