“Ак Барс” суднолар төзелеше корпорациясе белән Саклык банкы судно төзелешен гражданлык юнәлешендә үстерәчәк

2018 елның 27 апреле, җомга

Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводында ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашында  “Россия Саклык банкы” акционерлык җәмгыятенең Идел-Нократ банкы һәм “Ак Барс” суднолар төзелеше корпорациясе” акционерлык җәмгыяте арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Озак сроклы хезмәттәшлекне үстерү гражданлык суднолары төзелеше буенча проектларны гамәлгә ашыруга юнәлтелгән.

Моннан тыш, уртак эш машина төзелеше продукциясе эшләүгә, шул исәптә зур габаритлы металл конструкцияләр җитештерү өчен юнәлдереләчәк.

Документны Россия Саклык банкының Идел-Нократ банкы рәисе урынбасары – “Татарстан” банкы бүлеге идарәчесе Рушан Сәхәбиев һәм “Ак Барс” суднолар төзелеше корпорациясе” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Ренат Мистахов имзалады.

“Безнең Саклык банкы белән мөнәсәбәтләр күптән җайга салынган. 2010 елда без бары өч корабль төзедек, ә бүген 27 корабль төзелә. Әлбәттә, безнең кредит портфеле, әйләнеш һәм кешеләр җитмәү проблемасы булды. Вакытында һәм сыйфатлы төзү өчен болар барысы да җитмәде. Бу вакытта безгә Саклык банкы ярдәм итте”, - дип сөйләде Ренат Мистахов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International