Марат Әхмәтов: Татарстанда күбрәк җитештерәләр, әмма азрак акча эшлиләр

2018 елның 28 апреле, шимбә

Республика терлекчеләренең акчалата табышы без көткәннән күпкә азрак, җитештерү үсеше күзәтелсә дә, беренче квартал нәтиҗәләре буенча акчалата югалту 1,5 млрд сум булган, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.

“Россиянең терлекчелек продукциясе базарында бәя вазгыяте тискәре булуга карамастан, җитештерүне үстерү динамикасын саклап кала алдык”, - дип билгеләп үтте Әхмәтов.

Бигрәк тә сөт вазгыяте кискен тора. Узган ел белән чагыштырганда, сөт табышы 19 процентка төшкән. “Бюджет ярдәме финанс югалтуларны шактый киметте”, - дип тә тынычландырды министр.

Ашлык белән дә шундый күңелсез хәл. Агымдагы елның беренче кварталында узган елга караганда, ашлык ике тапкыр күбрәк сатылган, ә аграрийлар 500 млн сумга азрак акча алган. “Бәяләр буенча 5 елга артка чигендек, ә шул чорда бөртеклеләрне җитештерү чыгымнары 40 процентка артты”, - диде министр.

Бу юнәлештә уңай үзгәрешләр дә бар. Соңгы ике атнада ашлык бәяләре үсә башлады. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында сезон ахырына бәяләр узган елдагыча булачак, дип өметләнәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International