Алексей Песошин Мәдәният министрлыгы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте

2018 елның 3 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы коллективына яңа җитәкчене – Ирада Әюпованы тәкъдим итте.

Искә төшерәбез, моңа кадәр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең указы белән, лаеклы ялга чыгуы сәбәпле, Айрат Сибагатуллинны ТР мәдәният министры вазифасыннан азат иткән иде.

Алексей Песошин билгеләгәнчә, Ирада Әюпова ТР Мәдәният министрлыгы коллективына яхшы таныш, ул анда 7 ел дәвамында җитәкче вазифаларда эшләгән. Бүгенге көнгә кадәр Ирада Әюпова архив эше буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе вазифасын били.

“Шик юк, сез уртак тырышлык белән хәзерге вакытта Татарстан Мәдәният министрлыгы алдында торган бурычларны үти алырсыз. Мөгаен, кайбер әйберләргә карашны үзгәртергә, ниндидер төзәтмәләр кертергә кирәк булыр.Уңышлар телим”, - дип өстәде ТР Премьер-министры.

 

Белешмә өчен:

Ирада Әюпова 1971 елның 13 июлендә Бакуда туган. Азәрбайҗан дәүләт нефть академиясен (1993), Эшкуарлыкка булышлык итү татар институтын (ТИСБИ, 2002) тәмамлый.

2005-2006 елларда – Казан шәһәре Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү комитеты рәисе.

2008-2011 елларда – ТР мәдәният министры урынбасары, 2011-2015 елларда – Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары.

2016 елдан – архив эше буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе.

2018 елдан –  Татарстан Республикасы мәдәният министры.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International