Татарстанда күп балалы 6830 гаилә бушлай җир сорап гариза белән мөрәҗәгать иткән

2012 елның 14 феврале, сишәмбе
Күп балалы гаиләләргә Татарстанда бушлай җир кишәрлеге бирү буенча РФ Президенты йөкләмәсе буенча гамәлгә кергән “ТР Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында”гы 90 нчы ТР законына ярашлы рәвештә, Татарстанда җир сорап 6830 гаилә (аларның иң күбе Казанда – 1328) гариза белән мөрәҗәгать иткән, шуларның 8,2 проценты электрон формада, ә Казан буенча алынган гаризаларның 20 проценты электрон; гаризаларның 4618е теркәлгән һәм аларның 91 процентында торак төзү максаты белдерелә – 13 февраль мәгълүматлары әнә шундый.

Бүген ТР Хөкүмәте йортындагы брифингта ТР җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрының беренче урынбасары Айрат Нуретдинов шулай дип белдерде. Хәзерге вакытта, ТР электрон дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталыннан файдаланып, республиканың 23 муниципаль берәмлегендә электрон гариза бирергә мөмкин һәм калганнарында үз сайтларында шундый мөмкинлек булдыру сорала, шулай ук традицион кәгазь вариантта да муниципаль берәмлекләрдә гаризалар алына. Ләкин кәгазь варианттагыларын да электрон формага әйләндерү шарты бар: Әтнә, Бөгелмә, Югары Ослан, Кайбыч, Кама Тамагы, Мамадыш, Минзәлә, Яңа Чишмә - 8 муниципалитет бүген ТР Хөкүмәте порталында реестр алып бармый. Электрон рәвештә булуы министрлык бу мәсьәләдә вазгыятьне үз контроленда тотсын, алга таба буталчыклар чыкмасын өчен кирәк, ди А.Нуретдинов.

Очрашуда катнашкан Казан шәһәре Башкарма комитетының җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр комитеты башлыгы Ирек Фәттахов исә, җирне межалау муниципаль бюджет хисабына башкарылачак, Казанда федераль җирләрне шушы максатларга бүлеп бирү буенча федераль милекчеләр белән сөйләшүләр алып барыла, шулай ук Казан тирә-ягындагы муниципаль берәмлекләр белән дә, диде. Мәсәлән, Аракчино бистәсендә элеккеге артиллерия складлары булган җирләр шуңа ярашлы, ди ул, әмма әлегә тәгаен генә берни әйтеп булмый, дип белдерде.

Җыеп кына әйткәндә, Татарстанда 3 һәм аннан да күбрәк балалы 21752 гаилә исәпләнә, шуларның 3204е – Казанда. Аларның барысы да хокукларыннан файдаланырга ниятләсә, аларга республика буенча 3314 гектар гомуми җир бүлеп бирергә кирәк булачак, шул исәптән Казанда – 641 гектар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International