Казанга ФИФА президенты Джанни Инфантино килде

2018 елның 24 июне, якшәмбе

Казанга кыска вакытлы эш сәфәренә Халыкара футбол ассоциацияләре федерациясе (ФИФА) президенты Джанни Инфантино килде.

«Казан» халыкра аэропортында ФИФА президентын Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов һәм башкалар каршы алды.

Килүгә үк Джанни Инфантино «Казан-Арена» стадионына юнәлде, анда 21:00 сәгатьтә Польша белән Колумбия җыелма командалары арасында матч узачак.

Матч башланганчы Джанни Инфантино Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты.

Искәртәбез, моңарчы Джанни Инфантино Казанга 20 июньдә Испания белән Иран җыелма командалары арасындагы матчны карарга дип килгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International