Казанга “Роснефть” ГАҖ Директорлар советы рәисе Герхард Шредер килде

2018 елның 27 июне, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасына “Роснефть” ГАҖ Директорлар советы рәисе Герхард Шредер килде.

“Казан” халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, башка рәсми затлар каршы алды.

Килеп җитүгә Герхард Шредер Казан Кремленә юнәлде, анда кунак өчен тарихи корылмалар һәм архитектура истәлекләренә экскурсия оештырылган иде.

Шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы планлаштырылган.

Герхард Шредерның Казанга килүенең төп максаты - Германия һәм Көньяк Корея җыелма командалары арасында футбол матчын (“Казан-Арена” стадионы) карау.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International