Татарстанда берничә проект гамәлгә ашырабыз, дип билгеләп үтте Федерация Советы рәисе урынбасары киңәшчесе, Россия су җәмгыяте идарәсе рәисе Александр Катков. Күргәзмә исә республика һәм тулаем Россия өчен отышлы яңа технологияләр, яңа инвестицияләр китерер дип уйлыйбыз, диде.
Россиядә су хуҗалыгы комплексы үсеше өчен, 2012-2020 елларга каралган федераль максатчан программа кысаларында 523 млрд. сум акча бүлеп биреләчәк, федераль бюджеттан 291,7 млрд. сум шуңа юнәлтелә, шул рәвешле, еллык финанслау икеләтә зуррак булачак. Су ресурслары федераль агентлыгының Түбән Идел бассейны сулыгы идарәсе җитәкчесе Анатолий Быков әнә шулай дип игълан итте.
Символик тасманы кискәч, мәртәбәле кунаклар күргәзмә белән якыннан танышып йөрде. 2011-2020 елларга кабул ителгән “Чиста су” федераль максатчан программасын тормышка ашыру кысаларында оештырылган әлеге күргәзмәгә илебез һәм чит илләрнең 15 каласыннан (Мәскәү, Санкт-Петербург, Волгоград, Екатеринбург, Уфа, Түбән Новгород, Тольятти, Самара, Казан һ.б.) 67 предприятие үзләренең тәкъдимнәре белән килгән. Арада су ресурсларын сакчыл файдалану, кулланган суны торгызу, коммуналь максатларда һәм сәнәгатьтә су тәэмин ителеше буенча җиһазлар, материаллар, торбаларны коррозиядән саклау, шулай ук, җылылык һәм су үткәргеч челтәрләрен ремонтлау, явым-төшемнән җыелган суларны чистарту, эчәр суны шешәләргә тутыру һ.б. күптөрле технологияләр, хәтта ультрашәмәхә технологияләр тәкъдим ителә.
Шул рәвешле, бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков һ.б. рәсми затлар катнашында башта күргәзмә ачылды, аннары “Россиядә су тармагын үстерү” дигән темага пленар утырыш башланды, шулай ук өч “түгәрәк өстәл”, секцияләрдә сөйләшүләр буласы.
Фикерләшүләрдә төп сүз Россиядә су ресурсларын рациональ файдалану һәм суны куллану эше белән нәтиҗәле идарә итү, саклау; “Чиста су” федераль максатчан программасын гамәлгә ашыру һәм кеше сәламәтлегенә суның йогынтысы; Россия су хуҗалыгы комплексын модернизацияләү өчен инновацион технологияләр турында бара. Секция эшләрендә хуҗалык итү-эчү өчен су белән тәэмин ителеш чыганагы буларак җир асты сулары; су төбендәге утырмаларның зурмы икәнен заманча бәяләү һ.б. мәсьәләләр буенча барачак.
Әлеге чараларда ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев, ТР экология һәм табигать ресурслары министры Артем Сидоров, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры вазифаларын башкаручы Алексей Фролов һ.б. рәсми затлар, Казан каласы җитәкчелеге вәкилләре катнаша.