Алексей Песошин ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының яңа җитәкчесен тәкъдим итте

2018 елның 12 октябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “ТР Президенты каршындагы  Дәүләт торак фонды”ның яңа  җитәкчесен тәкъдим итте.  

Искә төшерәбез, бүген Татарстан Республикасы Президентының Марат Зариповны “ТР Президенты каршындагы  Дәүләт торак фонды”ның башкарма директоры итеп билгеләнүе турында Указы имзаланды (УП-723  2018 елның 12 октябреннән).

Моннан тыш, бүген үк Татарстан Республикасы Президентының Тәлгать Абдуллинны “ТР Президенты каршындагы  Дәүләт торак фонды”ның башкарма директоры вазифасыннан азат итү турында Указы имзаланды (УП-721 2018 елның 12 октябреннән).

Алексей Песошин Тәлгать Абдуллинга “ТР Президенты каршындагы  Дәүләт торак фонды”ның башкарма директоры  вазифасында башкарган эше өчен рәхмәт белдерде.

Марат Зарипов эш дәвам итәчәк, дип ышандырды һәм барысына да уңышлар теләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International