ТР Президенты пилотсыз очу аппаратлары җитештерүче предприятиедә булды

2012 елның 17 апреле, сишәмбе
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген “ЭНИКС” предприятиесендә булып, аның эшчәнлеге, пилотсыз очу аппаратлары комплексын җитештерү буенча яңа эшләнмәләре белән танышты.

Республика башлыгы һәм аны озатып йөрүче затлар предприятие белгечләре тарафыннан эшләнгән пилотсыз очу аппаратларының күргәзмә үрнәкләрен карады, җитештерү цехында, очкыч модельләрен әзерләү, җыю, буяу участокларында да булды.

Билгеле булганча, “ЭНИКС” җәмгыятенә 1988 елда нигез салына. Аның эшчәнлеге Оборона заказы буенча федераль хезмәт, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан лицензияләнгән. Бүгенге көндә аның пилотсыз очу аппаратлары күпфункцияле комплекслары белән Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр, Федераль иминлек хезмәте, Эчке эшләр министрлыгы, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һ.б. тәэмин ителә. Комплекслар төрле климатик зоналарда – чүлләрдә дә, тропикларда һәм таулы урыннарда да файдаланыла ала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International