Алексей Песошин “Чаллы” һәм “Яшел Үзән” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә эшчәнлеккә гаризалар карау буенча комиссия утырышын уздырды

2018 елның 21 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Чаллы” һәм “Яшел Үзән” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә эшчәнлеккә гаризалар карау буенча комиссия утырышын уздырды.

Утырыш ТР Хөкүмәте йортында узды.

Алексей Песошин утырышны ачып, бүген көн тәртибендә алты инвестицион проект, дип искә төшерде.

Беренче булып комиссиягә “Чаллы” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясе проектлары тәкъдим ителде: “Йөк автомобильләре өчен автокомпонентлар җитештерүне оештыру” (“Кениг Модуло ру Челны” компаниясе), “РУСАК автомобилен серияләп җитештерү” (“Рус автомобиль компаниясе” ААҖ),”Эретеп ябыштырылган рәшәткәле түшәмә җитештерүне оештыру” (“Кама түшәмәсе” ААҖ).

“Яшел Үзән” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясе комиссиясе тарафыннан шулай ук өч проект каралды: “Җылылык, газ һәм су белән тәэмин итү системалары өчен полимер арматуралар җитештерү” (“Казан полимер арматуралар заводы” ААҖ), “Татарстан Республикасында йомшак контейнерлар эшләп чыгару буенча яңа завод төзү” (Йомшак контейнерлар фабрикасы” ААҖ), “Металл эшләнмәләрне эшкәртү буенча җитештерү комплексы булдыру” (“Гефест”СПК” ААҖ).

Комиссия әгъзалары барлык проектларны да хупладылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International