Ләйлә Фазлыева: Татарстанда 400 дән артык яшьләр оешмасы патриотик тәрбия бирү белән шөгыльләнә

2019 елның 19 феврале, сишәмбе

Хәрби-патриотик тәрбия мәсьәләләре турында бүген Казан югары танк команда училищесында узган брифингта фикер алыштылар.

Брифингта  Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР хәрби комиссары Сергей Погодин, Татарстанның ДОСААФ идарәсе рәисе Дамир Данниулов, “Юнармия” хәрәкәте башлыгы Александр Бородин катнашты.

Ләйлә Фазлыева сүзләренчә, Татарстанда 400 дән артык яшьләр оешмасы патриотик тәрбия бирү буенча эшләр алып бара.

“Күпмилләтле республика өчен патриотик тәрбия бирү мәсьәләсе өстенлекле булып тора. Бу тел мәсьәләсенә генә түгел, халык тарихы, милли костюм, милли кухня мәсьәләләренә дә кагыла Республикада ел дәвамында 2 меңнән артык  патриотик акция уза. Иң зур чаралар  булып гадәттәгечә “Үлемсез полк” һәм “Җиңү волонтерлары” акцияләре тора”,- диде ул.

Күп еллар дәвамында республикада иң зур патриотик хәрәкәт булып юнармиячеләр отряды санала. Узган ел республика юнармиячеләре “Юнармия” төбәк бүлекләренең гомумроссия рейтингында икенче урынны, Идел буе федераль округында беренче урынны алды, дип сөйләде Александр Бородин.

Патриотик тәрбия бирүгә республиканың хәрби комиссариаты зур өлеш кертә. ТР хәрби комиссары Сергей Погодин сүзләренчә, узган ел Татарстаннан 6 меңнән артык егет Россия кораллы көчләренә хәрби хезмәткә киткән.

Татарстанның ДОСААФ армия, авиация һәм флотка ярдәм итү буенча ирекле җәмгыяте быел Россиянең Кораллы көчләре өчен 857 белгеч әзерләячәк.  Бу хакта Татарстанның ДОСААФ идарәсе рәисе Дамир Данниулов хәбәр итте.

“ДОСААФ Россия Федерациясенең Кораллы көчләре өчен белгечләр әзерли. 2018 елда биш хәрби-исәпкә алу белгечлекләре буенча 873 курсант әзерләнде. Алар С һәм Д категорияле һәм тиз йөрешле траншея машиналары (БТМ) йөртүчеләре, МТ-ЛВ чылбырлы тягач йөртүчеләре һәм атучы-парашютчылар. 2019 елда 857 белгеч әзерләргә кирәк”, - диде Дамир Динниулов.

Дамир Данниулов билгеләгәнчә, Республиканың ДОСААФ армия, авиация һәм флотка ярдәм итү буенча ирекле җәмгыяте гражданнарны хәрби белгечлек буенча әзерли, яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирә, авиация, техник һәм хәрби-гамәли спорт төрләрен үстерә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International