Рөстәм Нигъмәтуллин TIAF 5 нче халыкара автомобиль төзелеше форумы ачылышында катнашты

2019 елның 26 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин TIAF 5 нче халыкара автомобиль төзелеше форумы ачылышында катнашты.

Бу чара “Казан Экспо” халыкара күргәзмә үзәгендә узды. Монда Россиянең 13 төбәгеннән, шулай ук Белоруссия, Кытай, Германия, Польша, Төркиядән 150 предприятие килгән иде.

Автомобиль сәнәгате Татарстан Республикасы икътисадында мөһим роль уйный, дип ассызыклады ачылыш тантанасында Рөстәм Нигъмәтуллин.

“Без бүген бу предприятиеләрдә аерым производстволар гына түгел, ә җиңел һәм йөк автомобиле транспорты һәм автомобиль компонентлары җитештерү белән шөгыльләнә торган автомобиль кластеры булуына шат. Күргәзмә һәм форум кысаларында уңышлы очрашулар узар, өстәмә элемтәләр җайга салыныр дип ышанам”, – дип билгеләде ул.

Европа бизнесы ассоциациясе генераль директоры Франк Шауфф, үз чиратында, “Без автомобиль базарының уңай үсешен күзәтәбез, быел да бу тенденция дәвам итәр дип ышанабыз. Казанда күргәзмә һәм форум шулай ук үсәчәк”, - дип билгеләде.

Форум экспозициясендә әйдәп баручы автомобиль, запас частьләр, автокомпонентлар җитештерүчеләрнең эшләнмәләре, автомобильләргә хезмәт күрсәтү өчен Россия, Төркия, Кытай җайланмалары куелган иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International