Талия Миңнуллина яңа инвестицион проектлар турында сөйләде

2019 елның 26 феврале, сишәмбе

Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина бүген брифингта яңа инвестицион проектлар турында сөйләде.

Брифинг Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узды.

2018 елда  Татарстан территориясендә ТР Инвестицион үсеш агентлыгы ярдәме белән 400 дән артык инвестицион проект гамәлгә ашырылды. Инвестицияләр 29 илдән кергән, аларның иң активлары АКШ, Германия, Төркия, Кытай, Нидерланд.

Татарстан Республикасы 2018 елның гыйнвар-сентябрь айларында төп капиталга инвестицияләр күләме буенча Идел буе федераль округы төбәкләре арасында 1 нче урынны биләде.

“Казан” халыкара аэропорты территориясендә карго-терминал төзелеше проектын Төркия инвесторы финанслый. Инвестиция күләме 10-12 млн доллар тәшкил итә.

Тагын бер инвестицион проект – тавыклар һәм дуңгызлар өчен азык биоөстәлмәләре җитештерү. “Бу тере микроблар өстәлгән азык, ул тавыкларның һәм дуңгызларның эчәк микрофлорасын яхшыртачак”, - дип сөйләде Талия Миңнуллина.

Казанда гигант түбәтәй белән очланган күзәтү манарасы барлыкка киләчәк. “Проект “Түбәтәй-Tower” исемен йөртә.

“Инвестор үзе керткән инвестицияләр күләме якынча 300-350 млн сум тәшкил итәчәк. Без күзәтү манарасын “Казан Арена” стадионы янында урнаштырырга телибез. Безнең бу эшкә юнәлтелгән кишәрлекнең кадастр номеры да бар. Күзәтү мәйданчыгы әлегә 120 квадрат метр булыр дип планлаштырыла”, - диде Талия Миңнуллина.

Проектның максаты – чит ил һәм Россия туристларын җәлеп итү. Моның өчен, күзәтү мәйданчыгыннан тыш, манарада сату нокталары, кибетләр һәм рестораннар урын алачак.

Гомумән 2018 ел буенча чит ил инвестицияләренең 37% ка үсеше теркәлгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International